Узган җомгада Мәскәү җәмигъ мәчетендә мөфти Илдар Аляутдинов җомга намазыннан соң өлкән лейтенант Рифат Фәйзулловка мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Әлеге Рәхмәт хаты өлкән лейтенантка «гражданлык бердәмлеген, физик һәм рухи-әхлакый камиллекне ныгытуга керткән өлеше, күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен» тапшырылган.
Якшәмбе көнне Россия Президенты Владимир Путин Зур Кремль сараеның Георгий залында батырлык...