Бүген Федераль таможня хезмәте боерыгы белән Татарстан таможнясы башлыгының беренче урынбасары итеп Рөстәм Әхмәров билгеләнде.
Рөстәм Әхмәров 1982 елның 12 мартында Ульяновск өлкәсендә туган. Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган.
Таможня органнарында 2005 елдан бирле эшли. Хезмәт юлын Казан аэропортында таможня инспекторы вазифасыннан башлый. 2011 елда Татарстан таможнясының инспекторлык һәм хокук бозуларны профилактикалау бүлеге җитәкчесе була, ә 2022 елдан – Татарстан таможнясы җитәкчесе урынбарасы.