Студентларның эшчәнлеген берничә юнәлешкә бүлеп карыйбыз икән, аның берсе – фәнни юнәлеш. «Хәзерге буын студентлары элеккеләреннән ничек аерыла?», «Хәзерге буын студентлары киләчәктә кем булачак, алардан нәрсә өмет итәргә була?» – дигән сорауларны еш ишетергә туры килә. Бүгенге студентлар – башка буын, башка омтылышлар белән яши, алар – прагматиклар.
Бу сыйфат аларның фәнни эшчәнлегенә дә тәэсир ясый. Киләчәктә алардан да шундый ук танылган шәхесләр, белгечләр, фәнни уңышларга ирешәчәк галимнәр өлгереп җитәр...