Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев татар әдәбияты классигы, танылган эшмәкәр һәм меценат Закир Рәмиев һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һәйкәл аның кече ватанында – Мәләвез районының Җиргән авылында урнаштырылган. Ачылу тантанасы агымдагы елның августында булды. Бу татар әдәбияты классигы Дәрдемәндкә беренче һәйкәл.