Бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советының киңәйтелгән утырышында катнашучылар махсус хәрби операциядәгеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында фикер алышты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан — Яңа гасыр» хәрәкәтенең Югары советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары күрсәтү - безнең дәүләтнең көн тәртибендә беренче чираттагы мәсьәлә.