Казан федераль университетының Император залында студентларның һәвәскәр Татар халык хоры концерты булды. Университетта хор ачылганга 58 ел булды. Әлеге концерт Казан университеты ачылуына 220 ел, 1967 елдан башлап хорның нигезен тәшкил иткән студентларның белем бирү йорты - Татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 80 еллыгы уңаеннан уздырылды.
«Студентларның Татар халык хоры 1967 елда оешып, тиз арада танылып китүенең нигезен, әлбәттә, Казан дәүләт университетында 1944 елда ачылган Татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары тәшкил итә.