Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Казан дәүләт мәдәният институтының 55 еллыгына багышланган концерт уза. «Үз эшләребез белән Ватанны данлыйбыз» дип исемләнгән хәйрия концертыннан җыелган акчалар махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә җибәреләчәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева юбилей концертының Ватан Геройлары көнендә узуын ассызыклады, уку йортын котлады.
«Россия һәм Татарстан үз геройлары, Ватан, тынычлык өчен гомерләрен бирүчеләр белән горурлана.