Ватан Геройлары көне — Ватан өчен, тыныч күк йөзе, якты киләчәк өчен үзләрен корбан иткән хәрбиләрне искә алу көне. Әлеге бәйрәм Алабуганың 8нче мәктәбендә билгеләп үтелде. Ватан өчен гомерләрен биргән 4 герой да шушы мәктәпне тәмамлаган. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Чара Дан почмагын ачудан башланды. Стенада «Сезнең батырлыгыгыз үлемсез... » дип язылган, астарак 4 герой — Руслан Шәрәфетдинов, Юрий Потанин, Станислав Большаков һәм Антон Любота фотолары урнаштырылган.
Катнашучыларны мәктәп директоры Илшат Зәйнаков сәламләде.