Әлмәттә яшәүче сугыш ветераны Николай Федотовны бер гасырлык юбилее белән котладылар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Николай Афанасьевич 1924 елның 6 декабрендә Башкортстанда туган. Ул, 95 нче гвардия дивизиясенең миномет ротасында хезмәт итеп, Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын кичерә. Орел һәм Курск янындагы сугышларда яраланып, ул башка частька күчерелә. Сугыштан соң Октябрьскийда, аннары Баулыда һәм Әлмәттә скважиналарда эшли. 1964 елдан 1966 елга кадәр Һиндстанда җирле белгечләрне совет җиһазларында эшләргә өйрәтә.