Яңа ел өстәленең уртача бәясе бер елда 1 мең сумга арткан. Хәзер Татарстанда яшәүчеләргә бәйрәм өстәле әзерләү өчен якынча 9 мең сум акча кирәк була. Бу хакта «Вести Татарстан» хәбәр итә.
Яңа ел өстәленә сатып алына торган азык-төлек продуктлары җыелмасы ел саен бер үк төрле. Монда, кагыйдә буларак, кайнар ризыклар өчен продуктлар – күпчелек очракта тавык ите һәм бәрәңге, шулай ук яшелчәләр, телемләп киселгән сыр һәм ит тәлинкәләре, кабымлык – уылдык һәм шпрот белән бутербродлар һәм тарталеткалар...