Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татар-информ»га биргән интервьюсында мигрант балаларының мәктәпкә кергәндә рус телен белүен тикшерү өчен мәҗбүри тест үткәрү планын шәрехләде.
Республика парламенты җитәкчесе рус телен белүгә тест үткәрү кирәклеген билгеләп үтте. Балалар аны үзләштерергә тиеш, югыйсә аларда программаны үзләштерүдә кыенлыклар туа. Өстәвенә, мондый тест педагогларга белем бирү процессын төзергә ярдәм итәчәк.
«Күпвекторлы икътисады булган республикабыз югары квалификацияле кадрларга мохтаҗ.