Элек-электән татар халкы матурлыкка омтылган. Матурлыкны халкыбыз үзе дә булдырырга һәвәс. Һәр авыл оста чигүчесе белән дан тоткан. Минем әнкәем чигү белән бик нык мавыккан. Аның чигүләрен дә сез әлеге күргәзмәдә күрә аласыз. Әниемнән күреп чигәргә өйрәндем. Әнкәем шома ысул белән чиксә, мин элмәкле җөй, тамбур чигүе ысулы белән чигәм.
Районыбызда Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Рәисовна чыгыш ясады, һәр районнан берәр чигү остасы Сабантуй сөлгесе чигәргә тиеш.