Бүген кич һәм иртәгә, 4 декабрьдә, Татарстанда томан һәм юлларда көчле бозлавык фаразлана. Шул сәбәпле, республика Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне саклык чараларын үтәргә өндәде.
Начар һава шартларында автомобильдә хәрәкәт иткәндә куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як полосага чыгудан тыелырга кирәк. Хәрәкәт тизлеге конкрет һава шартларына һәм юл шартларына туры килергә тиеш.
Ведомствода шулай ук бозлавык юлда автомобиль белән идарә итү куркыныч булуы...