Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең «Динамо» командасын 5:4 исәбенә җиңде. Уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.
Әлеге уен «Ак Барс» тренеры Әнвәр Гатиятуллин өчен 400нчесе булды, ә һөҗүмче Семён Кошелев Континенталь хоккей лигасында 500нче матчын үткәрде.
«Динамо» составында уйнаучы Артём Михеев та бүген КХЛда 400нче уенын үткәрде, хәзер Мәскәү командасында уйнаса да, ул Казан хоккей мәктәбе шәкерте.
Боз сараенда тамашачылар арасында «Ак Барс»ның элекке тренеры Зиннәтулла Билалетдинов та бар иде.