Теләче районы башлыгы Айрат Фатхуллин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Теләче сәнәгать мәйданчыгында булды. Кунак «ЛМР Пласт» җәмгыятенең эшчәнлеге белән якыннан танышты. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.
Министр һәм башка кунаклар «ЛМР Пласт» җәмгыятенең 10 еллык юбилей тантанасында да катнашты. Бәйрәм бүләкләүләргә, чыгышларга бай булды.