Лениногорскида халыкара инвалидлар көненә багышланган концерт һәм бәйге үтте. Бүгенге көндә Лениногорск районында 4 меңнән артык физик мөмкинлеге чиклеләр яши, шуның 300гә якыны – балалар. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
Мәдәният сараенда кул эшеннән оештырылган күргәзмәне Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев, Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов карады, әлеге эшләрнең авторы ...