Бөтенроссия иншалар конкурсында абсолют җиңүчеләр игълан ителде һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 29 ноябрьдә Мәскәүдә узды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы инициативасы буенча Дәүләт мәгариф университеты тарафыннан үткәрелде. Анда Чаллы лицее укучысы Анастасия Мысько абсолют җиңүче булды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантаналы чара кысаларында федераль этапның иң яхшы 100 хезмәте авторлары дипломнар белән бүләкләнде, алар арасында Татарстаннан ике укучы...