«Грозный» Чечня дәүләт телерадиокомпаниясе директоры, Чечня Республикасының атказанган журналисты Чынгыз АхмадовныТатарстанда балалар өчен аерым телеканал булу тәэсирләндергән. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.
«Мөмкинлек булганда, мин Казанга килергә тырышам. Быел ике тапкыр килдем. Татарстан бик рәхәт хисләр калдыра. Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятне, телне саклаулары хөрмәткә лаек. Татарстанда массакүләм мәгълүмат чаралары эше бик югары дәрәҗәдә оештырылган, мондагы...