30 ноябрьдә Бөгелмәнең Һади Атласи исемендәге Татар мәдәниятен үстерү һәм аңа ярдәм итү иҗтимагый фонды оештырган «Балачакның яңа җырлары» фестиваль-конкурсының Гала-концерты булды.
Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбенең бәйрәмчә матур итеп бизәлгән Зур концерт залына 300 дән артык укучы, шулай ук балалар бакчалары тәрбиячеләре, музыка хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары һәм ата-аналар җыелды.
Бәйгенең җиңүчеләре:
«Иң яхшы вокалист-соло» – Мәликә Мирзахмәтова (Карабаш бистәсенең 2нче мәктәбе)...