Аксубай районы В.Г.Тимирясов исемендәге урта мәктәп һәм «Радуга» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе проектлары Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проект грантларына лаек булды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Аксубайның 1нче мәктәбе бәйгегә директорның милли белем бирү буенча урынбасары Әлфирә Галиева эшләгән «Туган тел – ата-бабаларыбызның зирәклеге һәм мирасы хәзинәсе» проектын тәкъдим итте. Проект халык авыз иҗатына...