Татарстан Милли музее һәм аның филиалларында балалар һәм яшүсмерләр өчен Яңа ел программасы әзерләнгән. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«16-29 декабрьдә Татарстан Милли музеенда кече мәктәп укучылары өчен яңа ел тамашасы була. Киләсе елга музейның түгәрәк датасы – 130 ел, һәм балалар үткән заманга юл тотачак. Анда кунак йорты тарихы белән танышачаклар, милли музейның 130 ел элек ничек эшли башлаганын һәм ул вакытта ничек аталганын беләчәкләр. Тамаша музейның фәнни хезмәткәрләре әзерләгән махсус күргәзмәдә була.