Россия Хөкүмәте илнең тугыз төбәгенә юл инфраструктурасын үстерү өчен өстәмә акча юнәлдерәчәк. Алар арасында Татарстан да бар. Бу хакта Министрлар Кабинеты сайты хәбәр итә.
«Кабул ителгән карар, Төньяк Осетиядәге күперне, Владимирдагы Рпенский юлы корылмасын һәм Мордовиядә Инсар елгасы аша юл үткәргечен реконструкцияләүне дә кертеп, төбәкләрдә төзелеш эшләрен тизләтергә ярдәм итәчәк», - дип искәртте РФ Премьер-министры Михаил Мишустин.
Автомобиль юллары һәм күперләр төзү – «Транспорт системасын үстерү» дәүләт программасын...