Әлмәт шәһәрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Акыл фабрикасы» гамәли белем бирү мәктәбен оештырды. Программа эченә лекторий, остаханәләр һәм интеллектуаль квиз-уен керде. «Акыл фабрикасы»нда Әлмәт, Сарман һәм Мөслим районнарыннан килгән яшьләр катнашты.
«Чараның төп максаты – Татарстан районнарында яшәүче татар яшьләрен Форум проектлары белән таныштыру һәм үз районнарында да чаралар уздырырга этәрү, милли үзаңны формалаштыру. Әлеге максатка ирешү өчен лекторий башында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов оешманың...