9 декабрьдә 44 яңа «НЕФАЗ» автобусы Чаллының шәһәр рейсларына чыгачак. Аларны узган атнада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Хәзерге вакытта транспортны Дәүләт автоинспекциясендә исәпкә куялар, йөртүчеләр штаты комплектланган, аларның барысын да укытканнар. Мэр Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бу – транспорт хезмәтен яхшыртуда мөһим адым.
«Без ил җитәкчелеге һәм РФ Хөкүмәте тәкъдим иткән программа өчен җитәкчелеккә рәхмәтле.