Казанның 187нче күп профильле лицеенда укытучылар/балалар/ата-аналардан торган «Ихлас» театр коллективы беренче премьерасын күрсәтте. Яңа коллектив Айгөл Әлмәтгалиеваның «Күз нурларым» дигән драмасын сәхнәләштерде. Бу театр төркеме лицейда инде дүртенче төркем.
Лицей директоры Гөлнара Галиева сүзләренчә, балалар/ата-аналар/педагоглар театры оештыру коллективның хыялы булган. Нәтиҗәдә «Ихлас» уникаль төркем булып оешкан. Тәүге спектакльдә рольләрне лицейның уку-укыту бүлеге мөдире Айнур Галиәхмәтов...