Үзәк Россиядә кышын һава температурасы нормадан 2-3 градуска җылырак була, кар капламы 30-50 сантиметрны тәшкил итә, дип хәбәр итте РИА Новостига «Фобос» һава торышы үзәге әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец.
«Үзәк Россиядә сезонлы һава температурасы климатик нормадан 2-3 градуска җылырак булыр дип көтелә. Явым-төшем күләмендә аномаль тайпылышлар фаразланмый. Әмма шулай да кышның икенче яртысында, мәсәлән, башкала төбәгендә кар капламы кайчак 30-50 сантиметрга кадәр җитәчәк, ә урыны белән хәтта ярты метр – бер метр булачак.