Кичә кич Төркиядә Анталья татарлары татар телендә төшерелгән «Тарлан» фильмын бергәләп карарга җыелды. Чара кунаклары арасында шулай ук Анталья төрки телле халыклары – Казахстан, Уйгур, Ахыска төрекләре, «Бөек Азия» ассоциацияләре җитәкчеләре, шәһәрнең православие җәмгыяте һәм Россиянең Антальядәге генераль консуллыгы вәкилләре бар иде, дип яза «Татар-информ».
«Без үзенчәлекле фильм карарга җыелдык, - диде картина күрсәтелер алдыннан «Антальядә Татарстан мәдәнияте ассоциациясе» җитәкчесе Гөлназ Зангирова.