Күпләр махсус хәрби операция зонасындагы якташларына ярдәм итәргә тели, нинди ярдәм кирәк икәнен хәрбиләр, гадәттә, үзләре әйтә. Алар иҗтимагый төркемнәр яки туганнары аша үз үтенечләрен җиткерәләр. ТР Десантчылар берлеге рәисе Юрий Суворов активист, Питрәч районы Чыты мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдиновка мендәрләр кирәклеген әйтте. Бу хакта «Алга» сайтында Люция Сираҗиева яза.
Чыты волонтерлары 40ка якын мендәр ясаган. Бу көннәрдә тагын шуның кадәр үк тегәргә җыеналар. Алар кечкенә...