Сабаның «Тынычлык» мәчетенә вәгазь укырга күренекле дин белгечләре, башка төбәк имамнары еш килә. Узган җомгадагы вәгазь кичәсе Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин катнашында узды. Бу хакта https://saby-rt.ru хәбәр итә.
Кичәдә амәнәт турында сөйләштеләр. Йосыф хәзрәт Аллаһы Тәгалә каршында амәнәтнең зур әһәмияткә ия булуы, амәнәтне саклау, вәгъдәне үтәү турында сөйләде.