Авыл китапханәсендә оештырылган «Сөембикә» клубында Спас районы Урта һәм Урманасты Йорткүл хатын-кызлары якташ хәрбиләр өчен өй токмачы кисә. Шулай ук Урта Йорткүл авылы халкы акча җыеп, махсус хәрби операциядәгеләр өчен кирәкле даруларны сатып алганнар. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында Гөлчәчәк Измайлова яза.
Дала Йорткүлдә яшәүчеләр исә хәрби операциягә җибәрү өчен токмачны өйдә әзерләп китергәннәр.
«Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән токмач әзерләдек. Өйдә кисеп китерүчеләр дә күп булды.