Якшәмбе, 1 декабрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кар, җепшек кар һәм секундына 10 метрга кадәр тизлек белән исүче җил фаразлана. бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Һава температурасы төнлә -5..-1 градус була, ә көндез термометр баганалары -3..+1 градус күрсәтә.
Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык булу турында кисәтә.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада кышның беренче ае җылы, ә явым-төшемнәр норма чикләрендә була.