Махсус хәрби операциядә һәлак булган Марат Биктимеровны Яңа Чишмә районы Зирекле авылында соңгы юлга озаттылар. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» яза.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов хәрбинең әтисенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты.
«Бу безнең барыбыз өчен дә бик авыр югалту. Хәрби операциядә катнашып, Марат Биктимеров хәрби бурычын батырларча үтәде һәм Ватан өчен үз гомерен бирде. Аның исеме туган авылында мәңгеләштереләчәк, безнең барыбыз өчен дә ул мәңгегә герой булып калачак»...