Түбән Кама районының 4 балалар бакчасы һәм 2 мәктәбе Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән республика конкурсында җиңү яулады. Һәр учреждение әлеге максатларга 500 мең сум күләмендә грант алды. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru хәбәр итә.
Республика конкурсы өченче ел рәттән үткәрелә. 27нче (Фатих Кәримнең туган якны өйрәнү музее) һәм 31нче (халык костюмының туган якны өйрәнү музее) мәктәпләр...