Татарстан кырларында кукуруз һәм көнбагыш җыю, шулай ук чөгендер алу төгәлләнеп килә. Бу хакта республика Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.