Казан янында «Идел» яшьләр үзәгендә бүген һәм иртәгә массакүләм мәгълүмат чаралары өчен контент булдыру буенча стратегик сессия уза. Аны «Татмедиа» АҖ оештырды, ә анда медиахолдингка керүче массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләренең 100 веб-редакторы һәм SMM-белгече катнаша.
Чараны Дзен.ру сайтында «Новости» проекты партнерлары белән эшләү төркеме җитәкчесе Иван Макаров һәм VKда алга этәрү һәм аналитика юнәлеше җитәкчесе, digital-маркетинг өлкәсендә таргетланган реклама һәм нейрочелтәрләрне...