Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләрне тернәкләндерү өчен «Тәгәрмәчле тернәкләндерү үзәге» мобиль комплексын тәкъдим иттеләр. Презентация Татарстан Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданчыкта оештырылды. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мобиль комплекс Марат Ильясов тарафыннан эшләнгән. Проект турында Рөстәм Миңнехановка автор үзе сөйләде.
Марат Ильясов шулай ук тернәкләндерү өчен тренажерлар линейкасы авторы да.