Бүген, 30 ноябрь, Мөслим районында Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале үтә. Чара милләтебезнең рухи, мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерүне, бәйрәмнәрне халкыбызга кайтаруны, шәхси хуҗалыкларда кош-корт асрауны арттыруны күздә тота. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Яшьлек» спорткомплексында фестиваленең ачылу тантанасы узды. Ачылышта Мөслим районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый Кадрия Идрисова...