Казаннан 12 яшьлек Сәет Галиуллин «Голос. Балалар» шоуының суперфиналы нәтиҗәләре буенча икенче урын алды. Ул «Березовые сны» җырын башкарды (1978 елгы «Великая Отечественная» документаль сериалыннан) һәм Беренче канал тамашачыларының 42,5 процент тавышын җыйды.
Моңа кадәр сайлап алу туры барышында татарстанлы «Беловежская пуща» җырын җырлады (Александра Пахмутова һәм Николай Добронравов композициясен беренче тапкыр 1976 елда Бэла Руденко башкарган, ә бер елдан соң үзгәртелеп легендар Беларусь коллективы репертуарына кергән).