2025 елда минималь пенсия 15250 сум булачак. Эш шунда ки, пенсия пенсионерның яшәү минимумыннан түбән була алмый, ә ул киләсе елга нәкъ менә шушы дәрәҗәдә билгеләнгән. Моңа Россия Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб игътибар итте. «Лента.ру» шул хакта яза.
Шул рәвешле, әгәр гражданинның социаль пенсиясе яшәү минимумыннан түбән булса, аңа һичшиксез бу дәрәҗәгә кадәр өстәмә түләячәкләр, диде депутат.
Шул ук вакытта һәр төбәктә үз яшәү минимумы билгеләнгән...