Әдәбият дәрьясы үсәргә тиешме, үзгәрергә тиешме? Бу мәсьәлә язучыларны бик нык борчый. Ул, минемчә, журналистларны тагы да ныграк борчый. Безнең берничә журналист барлыкка килде, үзләренең телләре дә бик камил түгел. Һәм алар, без урам телендә язарга тиеш, дигән фикерне алга сөрәләр.
Без әдәби телне сакларга тиеш! Интернет челтәренең киң таралыш алуы да безнең әдәбият теленә шактый зыян салды. Һәр кеше блогер. Блогер булгач, үзе язганнарын халык укыгач – үзен язучы итеп хис итә. Блогерлар...