Махсус хәрби операция зонасына Чистай районыннан чираттагы гуманитар ярдәм партиясе — 10 тоннадан артык йөк җибәрелде. Аны район кулланучылар җәмгыяте территориясендә төяделәр. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.
Бу юлы гуманитар йөк составына беренче чиратта кирәкле әйберләр: азык-төлек, җылы өс һәм аяк киемнәре, төзелеш материаллары һәм эш кораллары керде. Шулай ук гуманитар ярдәм составында хәрбиләргә аларның гаиләләре җыйган адреслы посылкалар да бар иде. Мондый посылкалар солдатлар үзләре...