Татарстан Тукай районы Калмаш авылында яшәүчеләр канатлары сынган аккошны коткарырга булган. Бу хакта «Якты юл» сайтында Лия Мәрдегалләмова яза.
«Җәй буе безнең күлдә биш аккоштан торган гаилә яшәде, көз җиткәч, берсеннән башка барысы да очып китте. Калмашлылар кошның язмышы турында борчыла, социаль челтәрләрдә яза башлый. Әлбәттә, аны даими ашатып та торалар. Ләкин Аккош кырыс кышта исән калсын өчен, дәвалану һәм карау кирәк. Шул максат белән аккошны тотарга карар кылынды. Авыл егетләре Рәдиф...