Махсус хәрби операция зонасыннан яраланып кайткан геройга Балтачта «акыллы йорт» булдырырга ярдәм иткәннәр. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Гөлзидә Газизуллина яза.
Балтачта яшәүче Раушан Вәлиуллин – махсус операция ветераны. Шушы көннәрдә «Ватанны саклаучылар» фондының проекты ярдәмендә аның фатирында махсус система урнаштырылды.
«Акыллы йорт» («умный дом») Раушанга өй, йорт эшләрен башкарырга булышачак. Смартфон, акыллы колонка һәм сөйләп торучы кул сәгатьләре ярдәмендә мобиль кушымта аркылы акыллы розеткалар...