Буада алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котладылар. Тантаналы чара Буа театрында узды. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.
Еллык эшкә йомгак ясау тантанасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, «Ак Барс» холдинг компаниясенең агросәнәгать комплексы буенча генераль директоры урынбасары Камил Галиев катнашты.
Алдынгыларны муниципаль район башлыгы Ранис Камартдинов котлады.