Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәнең ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әлфия Хаппанова «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсында беренче урынны яулады. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Конкурста Әлфия Җәүдәтовна авыр тормыш хәлләрендә калган гаиләләр белән эшләү буенча уңай тәҗрибәләре белән уртаклашкан. Мисал өчен,гаиләгә торак шартларын яхшыртырга һәм эш эзләүдә ничек ярдәм итәргә була. Әлфия Җәүдәтовна үзенең тезисларын конкрет гаиләдәге вазгыять үрнәге белән ныгыткан.