Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре барышында РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матди-техник базасын ныгыту хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әңгәмә барышында Александр Куренков һәм Рөстәм Миңнеханов төбәктә яшәүчеләр һәм аның территориясенең комплекслы иминлеген тәэмин итү системасын камилләштерү мөмкинлекләрен карады.