Лениногорск районында «Ялтау» сөтчелек комплексының икенче чираты кулланылышка тапшырыла. Комплексның икенче чираты төзелешенә узган елда нигез салынды. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина хәбәр итә.
Биредә елына 11 тонна сөт җитештереләчәк, 1 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 850 савым сыеры асраргаа җыеналар.
Хәзерге вакытта көтүлекне комплектлаштыру бара. Комплекска голштин токымлы таналарны «Уразметьево» ( шулай ук «Август-Агро» холдингына керә, Мөслим районы) нәсел хуҗалыгыннан алып килделәр.