«Яшел төс – татар төсе» дигән әйберне шулкадәр башка кертеп урнаштырганнар... Чын татар киемнәре булган картиналарны табып карасыннар. Беркайда да татарлар яшелдән киенгән дип язылмаган.
Татарларның, сүз уңаеннан, монохром (бер төстән торган) киемнәре булмаган. Төсләр бик гармонияле булган. Татарлар һәрвакытта зәвыклы булган. Болар – кычкырып торган ачык төсләр түгел, барысы да чама белән. Без бию коллективларының милли костюмнарында төсләр мәсьәләсендә арттырып җибәрүне күзәтәбез икән...