2025 елга Татарстан бюджеты турындагы закон проекты 13,5 миллиард сум күләмендә дефицит белән өченче укылышта кабул ителде. Карарны республика Дәүләт Советының бишенче утырышында игълан иттеләр. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Киләсе елга ТР бюджеты керемнәре 472,1 миллиард сум, чыгымнары 485,6 миллиард сум дәрәҗәсендә фаразлана, дип сөйләде парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин. Бюджет турындагы закон проектына 356 төзәтмә кертелде, шулар арасыннан 340 төзәтмә Татарстан Министрлар Кабинетыннан...