Татарстанның атказанган артисты, композитор Марат Галимов сүзләренчә, татар җырларының үзенчәлекләрен, мелизматикасын бары тик татар һәм башкортлар гына башкара ала. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.
«Татар мелизматикасына килгәндә, татар һәм башкортлардан кала ул мелизматиканы башка халык башкара алмый. Мәсәлән, гарәп илләрендә, Үзбәкстанда шаккаталар, ничек җырлыйсыз аны, диләр. Ул безнеке, башка халык аны җырлый алмый. Бу безнең горурлыгыбыз», – дип сөйләде.